Республикакүләм «Блогер.Татар» бәйгесе

Гаиләңне дөньяга таныт һәм акчалата бүләк от!

 

Авылыңны дөньяга таныт һәм акчалата бүләк от!

Гаиләңне дөньяга таныт һәм акчалата бүләк от!

 

Авылыңны дөньяга таныт һәм акчалата бүләк от!

 10 җиңүчене билгелибез: 

«Гаилә темасына иң яхшы контент»

(блогерлар арасында 5 җиңүче)

«Гаилә темасына иң яхшы контент»

(шәхси аккаунтлар арасында 5 җиңүче)

Һәр бүләк – 20 000 сум

Приз фонды - 200 000 сум

Республикакүләм «Блогер.Татар» бәйгесе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы 2021 ел дәвамында «Блогер.Татар» республикакүләм бәйгесен оештырды. Бәйгенең максаты – социаль челтәрләр кулланучылары арасында татар телен популярлаштыру, татар телендә блог алып баручылар санын арттыру.

 

Беренче «Блогер.Татар» бәйгесе һөнәр ияләре блогерларга багышланды. Конкурста Казан, Татарстан районнары, Ижау, Сургут, Мәскәү, Австралия, Германиядән 132 катнашучы көч сынашты. Бәйге кысаларында “Татмедиа” агентлыгында матбугат конференциясе оештырылды, “ТНВ” һәм “Татарстан” ДТРК каналларында төрле тапшырулар, ток-шоулар чыкты. Әлеге бәйге татар блогингына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүдә яхшы форсат булды. Бәйгенең җиңүчеләре 21 февраль – Туган тел көнендә игълан ителде: сыер савучы Тәнзилә Идиятуллина (62 мең язылучысы бар), дальнобойщик Назыйм Галимов (43 мең), визажист Айгуль Инфина (15 мең), Австралиядә яшәүче журналист Финзия Газизова (30 мең), Сургут шәһәреннән аш-су остасы Гөлчәчәк Фәтхуллова (27 мең) һ.б. Бәйрәм тантанасында 10 җиңүченең һәркайсы 20 000 сум күләмендә акчалата премия һәм җиңүченең исеме язылган «Блогер.Татар» сыны белән бүләкләнде. 

 

Икенче «Блогер.Татар» бәйгесе «Күңелгә хуш авылым» шигаре астында узды һәм авыл темасына багышланды. Татар теле – авылларда саклана. Икенче «Блогер.Татар» бәйгесенең җәй көне уздырылуы авылларыбыздан сыйфатлы контент тудыруга яхшы этәргеч булды. Бәйгедә шулай ук, 10 бүләк уйнатылды. «Иң яхшы авыл аккаунты» номинациясендә - 5 җиңүче, «Авыл турында иң яхшы пост» - 5 җиңүче. Конкурска 100дән артык автордан 200дән артык эш килде. Иң кызыклы материалларны Татарстанның төрле матбугат чаралары яктырттылар. Әйтик, Арча районы Наласа авылы аккаунтын алып баручы Рамил Мөхетдинов кайчандыр Наласада кунак булган Америка актеры Джеймс Паттерсонны эзләп тапкан. Америкадан килгән “Nalasa village, Arsky district” дигән конвертны Рамил авыл аккаунтында халыкка күрсәтте. Туган авылга булган мәхәббәт һәм социаль челтәрләрдә оста эш итә белү Икенче «Блогер.Татар» бәйгесе җиңүчеләренең һәркайсына 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк китерде.

 

Өченче «Блогер.Татар» бәйгесе гаилә темасына багышланды. Гаризалар 2021 елның 31 декабрьенә кадәр кабул ителде. Бәйгедә профессиональ татар блогерлары да, шәхси аккаунтлар да катнашты. 10 җиңүчегә каралган приз фонды, гадәттәгечә, 200 мең сум. Туган телне саклауның төп нигезе – ул гаилә. Өченче «Блогер.Татар» бәйгесен гаилә темасына багышлау урынлы һәм нигезле дип күзаллана. Өченче «Блогер.Татар» бәйгесенә 150гә якын автордан 320 эш килде. Бәйгедә катнашучыларның географиясе: Казан, Татарстан шәһәр районнары, Башкортстан, Чиләбе, Бишкек, Иркутск һ.б. Cоциаль челтәрләр - ютуб, Тик-Ток, Вконтакте, Телеграм-канал һ.б. контентлары белән катнашучылар да бар. 2022 елның 28 гыйнварында Казанның «Тантана» залында Икенче һәм Өченче «Блогер.Татар» җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды (Икенчесе пандемия аркасында соңрак датага күчерелгән иде).

 

«Блогер.Татар» бәйгесенең рәсми сайты: Bloger.tatar

Өченче «Блогер.Татар» республикакүләм блогерлар бәйгесе җиңүчеләре

Айгөл Тимер

https://www.instagram.com/p/CRbp0YZtdl2/

 

Айваз Садыйров

https://www.instagram.com/p/CMzNzn7hb6R/

 

Эльмира Сираҗи

https://www.instagram.com/p/CW1SO_TNSeE/

 

Алсу Нургатина

https://vk.com/seker_annem?w=wall-174822553_89

 

Гөлүсә Батталова

https://www.instagram.com/p/B_kSaz6JCVL/

 

Блогерлар һәм медиашәхесләр:

 

Айгөл Тимер

https://www.instagram.com/p/CRbp0YZtdl2/

 

Айваз Садыйров

https://www.instagram.com/p/CMzNzn7hb6R/

 

Эльмира Сираҗи

https://www.instagram.com/p/CW1SO_TNSeE/

 

Алсу Нургатина

https://vk.com/seker_annem?w=wall-174822553_89

 

Гөлүсә Батталова

https://www.instagram.com/p/B_kSaz6JCVL/

 

Шәхси аккаунтлар:

 

Эльмира Гарипова

https://www.instagram.com/p/CWnv8lwN2Ae/

 

Мөхәрәм Мөхәммәтҗанов

https://www.instagram.com/p/CTZZgQSnAWv/

 

Нурия Шәрәфетдинова (Кыргызстан, Бишкек)

https://www.instagram.com/p/CX_E97Rh6JP/

 

Нурия Сираҗиева

https://www.youtube.com/watch?v=6K6C-lpoMo0

 

Фәния Зиннәтшина

https://www.instagram.com/p/CXyykoEoIw-/

01

Бәйгедә кемнәр катнаша ала?

Социаль челтәрләрдә гаилә темасына эшләнгән кызыклы контент авторлары.

02

Нинди темалар булырга мөмкин?

Гаилә, гаилә әгъзасы, әти, әни, әби, бабай, балалар, гаилә традицияләре, династияләр, гаилә бәйрәмнәре, шәҗәрә, хәтер, туган нигез һ.б.

03

Җиңүчеләрне ничек билгелиләр?

Эшләрнең кызыклы, үзенчәлекле булуы, техник яктан яхшы башкарылышы, аудиториянең активлыгы исәпкә алыначак. Татар теленең камил булуы да мөһим.

04

Бәйгедә катнашыр өчен нишләргә?

Исем-фамилиягезне, телефоныгызны һәм постка сылтаманы bloger.tatar@mail.ru электрон адресына җибәрегез. Бер катнашучыдан иң күбе 3 эш кабул ителә.

05

Җиңүчеләрне нинди бүләкләр көтә?

10 җиңүченең һәркайсына 20 000 сум күләмендә акчалара бүләк тапшырылачак. Блогерларга – 5 бүләк, шәхси аккаунтларга – 5 бүләк. Гаризада “мин блогер”, “минем шәхси аккаунт” дип күрсәтергә кирәкми. Жюри әгъзалары моны үзләре хәл итәчәк.

06

Эшләр кайчанга кадәр кабул ителә?

2021 елның 31 декабренә кадәр.

07

Нәтиҗәләр кайчан ясала?

Өченче «Блогер.Татар» бәйгесенең җиңүчеләре 2022 елның 15 гыйнварында игълан ителәчәк.

«Блогер.Татар» республикакүләм

бәйгесенең оештыручылары

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе

«Матбугат.ру» порталы

+7 (843) 214-67-89

bloger.tatar@mail.ru